Центральная детская библиотека

“Китап битләрендә песиләр” (“Гуляют кошки по страницам”)

28 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы балалар бакчасында “Китап битләрендә песиләр” (“Гуляют кошки по страницам”) дип аталган танып белү сәгате үткәрделәр. Зурлар төркеменә йөрүче балалар йортка матурлык, күңелләргә җылылык бирүче, файда китерүче, кәефне күтәрүче, кайчакта дәвалаучы бу җан ияләре – песиләр турында бик кызыклы фактлар белән таныштылар, песиләрнең төрле токымнарын белделәр. Песиләргә багышланган китаплар бик күп. Балалар алар белән таныштылар, шуларга нигезләнеп, төрле  уеннар да уйналды. Чара азагында катнашучылар “Том и Джерри” мультфильмын карадылар.