Центральная детская библиотека

“Фән – чын тылсымчы” (“Наука – истинная волшебница”)

26 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Фән – чын тылсымчы” (“Наука – истинная волшебница”) дип аталган  мавыктыргыч фән иртәсе үткәрелде.

Фән – безнең көннәрнең чын тылсымчысы ул. 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар бу көнне химия һәм физика фәннәрен “укыдылар”. Кызыклы мәгълүматлар, эксперементлар балаларга бик ошады. Чараның икенче өлешендә балаларны сюрприз – Кубик-Рубиклар коллекциясен туплаучы һәм аларны бик оста җыючы егет – Фәйзрахманов Раян белән очрашу көтеп тора иде. Раян – Балтач гимназиясендә укый. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә сынатмый. Инде 3 ел шөгыльләнгән үзенең яраткан шөгыле турында Раян балаларга тулы мәгълүмат бирде.

Әле күптән түгел генә башланган шушы мавыгуы белән Балтач урта мәктәбе укучысы Данир Солтанов та уртаклашты.

Кубик-Рубик белән уйнау башны да эшләтә, игътибарны да арттыра, бармакларга гимнастика да. Афәрин егетләр!