Центральная детская библиотека

“Китап дусларын җыя” (“Книга собирает друзей”)

Ур-ра! Каникуллар башланды! Әле бит Балалар китабы атналыгы да! Менә, ичмасам, икеләтә бәхет!

Балаларның якын дусты инде ул китап. Туганнан бирле китаплар балаларны могҗизалы әкият иленә дәшәләр, гүзәл һәм күңелле шигърият дөньясына чакыралар, маҗаралы, мавыктыргыч сәфәрләргә дә алып чыгалар...

25  март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап дусларын җыя” (“Книга собирает друзей”) дип аталган бәйрәм программасы Балалар китабы атналыгын ачып җибәрде. Балалар китабы герое Незнайка, әкияти персонаж Убырлы, Әкиятләр китабы үзе китапханәгә килгән китап укучыларны каршы алдылар. Кунаклар алар белән бергәләп кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.