“Каләмнән 3-D ручкага кадәр”
Бүген кешелек дөньясы язу өчен бик җайлы, уңайлы, кайчакта шаккаттыра торган ручкалар куллана. Арада металлл, агач, пластмасса, кәгазь, пыяла корпуслылары да бар, төрле-төрле формалылары да очрый. Ә каләм-ручкаларның тарихы бик еракларга китә һәм ул гаҗәеп кызыклы да.
1 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасында Фәнни- технологик үсеш елы кысаларында “Каләмнән 3-D ручкага кадәр” дип аталган интеллектуаль уен оештырылды. Чарада катнашучылар – Балтач урта мәктәбенең 9-В сыйныфы укучылары бүгенге ручкаларның борынгы “туганнары” – каз каурыйлары, металл каурыйлар, 3-D ручкалар, язу өчен кулланылган кара, балавыз такта, каен тузы, папирус битләре һ.б. белән таныштылар. Әлеге күрсәтмә әсбапларны кулланып карау, кызыклы уеннарда катнашу да укучыларның күңеленә хуш килде.