“Дөньяның гөл-чәчкәләре”
Шагыйрьләр, рәссамнәр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң ачык төсне тапканнар, тылсымлы планеталарга һәм күңелне жилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр.
Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көнен каршылап, 6 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дөньяның гөл-чәчкәләре” дип аталган бәйрәм программасы уздырылды.
Балтач урта мәктәбенең 4-А сыйныфы укучылары әниләрен, әбиләрен, апа-сеңелләрен, сыйныфташ кызларны бәйрәмгә дәштеләр. Укучылар үзләренең талантларын, сәләтләрен күрсәтеп, Коръәннән сүрә дә укыдылар, баянда уйнадылар, биеделәр, якыннарын шигырьле-җырлы тәлгәшләр белән дә сөендерделәр. Китапханәчеләр тәкъдим иткән “Хатын-кыз галәме” башваткычын чишү, кызыклы уеннарда катнашу да кунаклар күңеленә хуш килде.