Центральная детская библиотека

“Курчак театры дөньясында” (“В мире театра кукол”)

Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә, балаларның эчке дөньясын да баета.

21 март – Халыкара курчак театры һәм курчак осталары көне. Әлеге уңайдан балаларны бу кызыклы дөньяга тагын да якынайтырга теләп, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче номерлы балалар бакчасына барып, уртанчылар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә йөрүчеләргә “Курчак театры дөньясында” (“В мире театра кукол”) дип аталган сәнгать сәгатьләрен үткәрделәр. Презентация ярдәмендә сабыйларга сөйләнелгән бай мәгълүмат китапханәчеләр алып килгән күрсәтмә әсбаплар ярдәмендә баетылып барды.

Балалар үзләре дә бик теләп экспромт курчак театрлары оештырдылар. Төрледән-төрле курчаклар белән рольләргә кереп уйнадылар.