Центральная детская библиотека

“Честь и слава защитникам!”

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу мөһим һәм тантаналы көнне без Ватанны дошманнардан саклаган батырларны, сугыш ветераннарын, хәрби хезмәттәгеләрне котлыйбыз.

Бәйрәмне каршылап, 20 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2-б  сыйныфы укучылары өчен “Честь и слава защитникам!” дип аталган бәйрәм кичәсе узды.

Укучы кызлар малайларны бәйрәм белән котлап, шаян спектакль куйдылар, шигырьләр сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә малайларның тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынап, “Наш солдат умом богат”, “Собери волю в кулак”, “Военная авиация”,  “Диверсант” һ.б. кебек кызыклы уеннар уйналды.