Центральная детская библиотека

“Моему защитнику” (“Минем яклаучыма”)

Ватанны саклаучылар көненә әтиләргә, абыйларга, бабайларга нинди бүләк  иң әйбәте? Әлбәттә инде, балаларның,  оныкларның үз куллары белән ясалганы! 22 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубында “Моему защитнику” (“Минем яклаучыма”) дип аталган мастер-класс үткәрелде. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар кадерле кешеләренә йолдызлы брелоклар ясадылар.