Центральная детская библиотека

“Күңелле балачак”

Балачак – күңелле, мәзәкле ул. Чынлап та, балаларның сөйләшүләре еш кына үзе мәзәк.

2024 ел – Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Күңелле балачак” дип аталган онлайн мәзәкләр сәхифәсен  ачып җибәрде. Китап укучыларыбыз гаиләдә булган кызык, мәзәк хәлләрне видеога төшереп, язылучылар хозурына тәкъдим итә.  Беренче чыгарылыш китап укучы Юсупов Кәрим һәм аның әти-әнисе катнашында төшерелгән видеороликлар белән башланып китте.