Центральная детская библиотека

«Интернет без бед!»

Интернет инде күптәннән хәзерге заман  кешесенең алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнде. Ул яңа белемнәр алу өчен чыганак та, укуда ярдәмче дә, шулай ук буш вакытны кызыклы үткәрүнең уңайлы ысулы да. Шуңа күрә балалар бу мөмкинлектән  актив файдалана. Ә бит бу замана  «ярдәмчесе»нең файдалы яклары күп булган кебек, тискәре яклары да бар. Балаларга интернетның куркыныч якларын да төшендерү максатыннан,  12 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Интернет без бед!» дип аталган медиа куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Чара барышында укучыларга интернетта эшләгәндә нәрсәләргә игътибарлы булырга, нәрсәләрдән дөрес итеп файдаланырга кирәклеге турында сөйләнелде. Балалар интернет турында күп мәгълүмат тупланган китаплар белән таныштылар. Шулай ук китапханәчеләр укучыларга шушы теманы яктырткан буклетлар да тараттылар.