Центральная детская библиотека

“Бианки урманында кунакта” (“Лесная полянка от Виталия Бианки”)

Виталий Бианки – иҗатын табигатькә багышлаган, Җир-Ананың һәр сулышын тойган, аның матурлыгын, камиллеген укучыга җиткерә белгән язучы ул.

11 февраль көнне балаларның яраткан язучысы, орнитолог, педагог һәм журналист Виталий Бианкиның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан  9 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче номерлы балалар бакчасында “Бианки урманында кунакта” (“Лесная полянка от Виталия Бианки”) дип исемләнгән әдәби иртә үткәрделәр. Бианки урманына кунакка 2 нче кече яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар килде. Алар Бианки китаплары белән таныштылар. Тычкан баласы Чи-Чи аларга “Кемнең борыны яхшырак?” дип аталган әкиятне сөйләде. Иртәнең икенче өлешендә сабыйлар, Чи-Чига ияреп, кызыклы уеннар да уйнадылар.