Центральная детская библиотека

“Китап иле - китапханә”

2 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче балалар бакчасына барып, уртанчылар төркеменә йөрүчеләр өчен “Китап иле - китапханә” дип исемләнгән библиоmix үткәрделәр. Сабыйлар балалар китапларының күптөрлелеге, китапханәче хезмәте турында мәгълүматларны игътибар белән тыңладылар, кызыклы сорауларына җаваплар алдылар. Белемнәрне һәм җитезлекне  сынаучы төрле уеннарда да алар бик теләп катнаштылар.