Центральная детская библиотека

“Мин – китапханәче”

    Китапханәче – серләр дөньясына алып керүче, рухи мирасны саклап,  аны буыннан-буынга тапшыручы, белем һәм тәрбия бирүче,  иҗади шәхес тә...

    Менә шундый киңкырлы эшчәнлекне башкара ул. Китапханәче һөнәре белән якыннан таныштырып, 2 февраль көнне Балтачның  5нче номерлы балалар бакчасында “Мин – китапханәче” дип аталган профориентация сәгате үтте. Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларны китапханәче  һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар үзләре дә рольгә кереп китапханәче һәм укучы булып уйнап карадылар. Алар яраткан әкиятләре буенча кызыклы уеннар уйнап, аларның белемнәрен дә сынады.