“Хранитель уральских сказов”
Берсеннән-берсе кызыклы әкият-хикәятләр тупланган китаплар, берсеннән-берсе күз явын ала торган асылташлардан эшләнгән муенсалар, беләзекләр... Икесенең арасында нинди уртаклык бар дип сорыйсызмы? Алар – Павел Петрович Бажовның китаплары һәм асылташлар турында бу китапларда бик күп язылган.
1 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Хранитель уральских сказов” китап күргәзмәсе китап укучыларны мавыктыргыч Урал тауларына дәште, асылташлардан бизәнү әйберләре, кызыклы мифлар, әкият-хикәят геройлары белән таныштырды.