Центральная детская библиотека

«Урал әкиятчесе» («Уральский сказочник»)

Быелның гыйнварында бөек әкиятче Павел Петрович Бажовның тууына 145 ел тулды. Бажовның әкиятләре һәр яшьтәге кешеләргә дә кызыклы. Ул Уралда ялланып эшләүчеләрнең тормышы турында язган. Әкият геройлары -тормыш тәҗрибәсен туплап үсеп килүче шаян балалар, акыллы картлар, искиткеч уңган тау эшләре осталары. Бу әкиятләр акыллы, игелекле булырга өндиләр.

1 февральдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Урал әкиятчесе» («Уральский сказочник») дип аталган әдәби кунакханә оештырылды. Балтач урта мәктәбенең 4 - А сыйныфы укучылары П.Бажовның биографиясе һәм иҗаты белән тагын да якыннанрак таныштылар.  «Күңелле тәнәфестә» кунаклар, ребуслар чишеп, Урал асылташларын «таптылар». Чара ахырында укучылар Бажов әкияте буенча төшерелгән  «Серебряное копытце» мультфильмын карадылар.