“Балтач – җырга күчкән як”
Гүзәл табигате, тырыш-уңган, сәләтле халкы булган Балтач ягын мактап күпме шигырьләр, җырлар туган!
Алар белән яшь буынны таныштыру максатыннан, 25 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә 8-Б сыйныфы укучылары өчен “Балтач – җырга күчкән як” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Чара барышында Балтачның борынгы һәм хәзерге фотосурәтләре чагыштырылып күрсәтелде, табигате, бәйрәмнәре, якташ әдипләр, батырлар һ.б. турында да сөйләнелде.