Центральная детская библиотека

«В гости к Домовёнку Кузьке»

Мөгаен, йорт иясе Кузяны белмәгән кеше юктыр. Ул кайдан килеп чыккан? Әлбәттә, себерке артыннан! Чөнки Наташа исемле кыз бу ягымлы җан иясе белән беренче тапкыр нәкъ шулай очрашкан! Татьяна Ивановна Александрованың “Домовёнок Кузька” әкияте  шулай башлана.

   2024 елның 10 гыйнварында балалар язучысы һәм рәссам Татьяна Александрованың тууына 95 ел тулды. Шуңа бәйле рәвештә, 11 гыйнварда Балтач гимназиясендә Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «В гости к Домовёнку Кузьке» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. 1- И сыйныфы укучылары бу күңелле, игелекле әкият героеның кайдан килеп чыкканын, кем белән дуслашканын, нинди гамәлләр кылганын белделәр. Укучылар «Әкияти могҗизалар илендә» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр, төрле күңелле уеннар уйнадылар, һәм, әлбәттә, йорт иясе Кузя турында мультфильм карадылар.