Центральная детская библиотека

“Семья – это дом! Семья – это мир!” (“Гаилә – ныклы терәк, Гаилә һәркемгә кирәк!”)

Әгәр дә мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, бер-береңне аңлау һәм терәк булу бар икән,  гаиләләр нык, тату булачак.  Ә мондый гаиләләр җәмгыятебез үсеше, чәчәк атуы өчен бик мөһим.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышлап бик күп китаплар бар.  Аларда  гаиләләрдә булган кызыклы вакыйгалар да сурәтләнә, төпле киңәш тә,  акыллы фикер дә табырга була.

15 гыйнвар көнне 2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Семья – это дом! Семья – это  мир!” (“Гаилә – ныклы терәк, Гаилә һәркемгә кирәк!”) дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә  оештырылды. Китап укучылар белән гаилә кыйммәтләре, өлкәннәргә карата үзеңне ничек тотарга, гаиләгә багышланган әсәрләр һ.б. турында фикер алышынды.