Центральная детская библиотека

«Навеки в памяти Героев имена» («Геройларның исеме мәңгегә истә»)

   Декабрьдә ике мөһим дата билгеләп үтелә: Билгесез Солдат көне (3 декабрь) һәм Ватан Геройлары көне (9 декабрь).

  Әлеге бәйрәмнәрнең максаты: сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының истәлеген, үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, шулай ук хәзерге вакытта яшәүче Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары истәлегенә хөрмәт күрсәтү.

   8 декабрьдә Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә 6-нчы сыйныфлар укучылары өчен «Навеки в памяти Героев имена» («Геройларның исеме мәңгегә истә») дип аталган патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында укучылар бәйрәмнәрнең килеп чыгышы, асылы турында тыңладылар. Алар илебез тарихына багышланган викторина сорауларына җавап биргәндә, хәрби темага башваткыч чишкәндә тирән белемнәрен күрсәттеләр.