“Ак канатлы фәрештәм”
Әниләр көненә багышланган чаралар циклын тәмамлап, 1 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Ак канатлы фәрештәм” дип аталган бәйрәм программасы узды. Бәйрәмдә Балтач гиназиясенең 8-Б сыйныфында укучылар әниләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әниләр-балалар мөнәсәбәтенә багышланган, сәхнәләштерелгән мәзәкләр дә, күңелле уеннар да катнашучылар күңеленә хуш килде.