Центральная детская библиотека

“Дөнья әнидән башлана”

28 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чараларның чираттагысы үтте. “Дөнья әнидән башлана” дигән исем астында  тематик кичәгә Балтач гимназиясенең 7-А сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре килде. Кичә балалар башкаруында шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Чарага килгән  үтеп баручы ел герое – Куян әниләрне котлап, күңелле лотерея уйнатты. Юмарт Куян бер әнине дә бүләксез калдырмады. Кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнашып, әниләр җитезлекләрен дә, белемнәрен дә сынадылар.