Центральная детская библиотека

“Литературный инстинкт”

Әдәбият – серле, могъҗизалы, тылсымлы дөнья…  Сабый чакта, балалар бакчасында, мәктәптә төрледән-төрле әсәрләр белән танышабыз, алардагы геройлар белән бергә яшәп алабыз, үзебез дә сизмәстән, барган вакыйгаларга кушылып китәбез. Әдәбият үз эченә бөтереп алып кереп китә...

23 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә узган “Литературный инстинкт”  интеллектуаль уены әдәбият сөючеләрне кызыклы уеннарга дәште. Укучылар әдәби әсәрләр белән бәйле биремнәрдә белемнәрен сынадылар, ребуслар, башваткычлар чиштеләр, аларга нигезләнеп төшерелгән кинофильмнарны танып белделәр. Катнашучылар  китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән Б.Бедныйның  “Девчата” повесте буенча буктрейлер белән дә таныштылар.