Центральная детская библиотека

“Оригами планетасы”

Сәнгатьнең бу төре безнең эрага кадәр үк Кытайда барлыкка килгән, әмма танылуы Япония белән бәйле. Ул башны эшләтә, бармак моторикасы өчен бик файдалы. Элек аның серләре байларга гына билгеле булган, ә хәзер инде бөтен кеше дә аны башкара ала. Бары тик кәгазь, кайчы һәм туры өслек кенә кирәк. Сүзебез, әлбәттә, оригами турында.

11 ноябрьдә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне каршылап, 10 ноябрь  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Оригами планетасы” дип аталган иҗади остаханә оештырылды. Катнашучылар – Балтач урта мәктәбенең 1-Б сыйныфы укучылары, якташыбыз Таһир Садыйковның кул эшләре белән таныштылар. Шулай ук чарада оригами тарихы, ул ысул белән ясала торган кул эшләренең күптөрлелеге турында сөйләнелде. Балалар үзләре дә оригами ысулы белән лалә чәчәкләрен ясадылар.