Центральная детская библиотека

“Дуслыкта – көчебез” (“В дружбе – наша сила”)

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – илебездә бик матур һәм мәгънәле, эчтәлекле бәйрәмнәрнең берсе ул.

Әлеге бәйрәмне каршылап һәм “Сәнгать төне – 2023 “ акциясе кысаларында, 2 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дуслыкта – көчебез” (“В дружбе – наша сила”)  дип аталган  патриотик программа үткәрелде.

Чара барышында 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларга Россиядә бик күп милләтләр яшәве хакында презентация ярдәмендә сөйләнелде. Кунаклар удмурт телендә шигырь сөйләп, җырлап күрсәттеләр, музыкаль тәнәфестә төрле милләт биюләрен дә биеделәр. Балалар патриотик программаның мастер-класс өлешендә,  тозлы камырдан йөрәкләр рәвешендә Россия флагын ясап, Ватанны яратуларын белдерделәр.