Центральная детская библиотека

«Көз – гөмбәле чор»

 Елы-елы белән төрле яшелчә, җиләк-җимешләрнең ишелеп уңган чагы була, кайвакыт  уңыш сайрак  та булырга мөмкин. Мондый чакта “агачлар ял итә”, “елы туры килмәде”  дип, үзебезне юатабыз.

Быел гөмбә җыярга яратучылар да  гөмбәнең аз булуын әйтәләр.

Ә менә Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүчеләр аптырап тормадылар, гөмбәле картина иҗат иттеләр.

Алар 25 октябрь көнне «Көз – гөмбәле чор» мастер-классында һәр гөмбәче кызыгырлык гөмбәләр ясадылар.