Центральная детская библиотека

“Дуслык могъҗизалар тудыра” (“Дружба творит чудеса”)

“Кош − канаты белән, кеше дуслык белән көчле” ди татар халык мәкале. Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берсен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр.

Дуслык-татулык темасына багышлап, 19 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дуслык могъҗизалар тудыра” (“Дружба творит чудеса”) дип аталган әдәби баттл үтте. Чарага Балтач урта мәктәбенең 8-Б сыйныфы укучылары килде. Алар дуслык турында гыйбрәтле хикәят тә тыңладылар, ике командага бүленеп, кызыклы уеннарда белемнәрен, тапкырлыкларын да сынаштылар.