Центральная детская библиотека

“Әти –гаиләбезнең терәге!”

Октябрьнең өченче якшәмбесендә  Россиядә Әтиләр көне дип аталган бик матур бәйрәм билгеләп үтелә. Быел ул 15 октябрьгә туры килә. Гаиләнең иминлеген, бөтенлегене саклаучы, әниләргә дә, балаларына да терәк булучы яраткан әтиләренә балалар бу көнне бүләкләр бирәләр, матур теләкләр телиләр. Әтиләргә багышлап,  шигырьләр дә бик күп язылган. Балтач Үзәк балалар китапханәсе хөрмәтле әтиләрне бәйрәм белән котлап, “Әти –гаиләбезнең терәге!” дип аталган шигырьле видеоролик бүләк итте.