Центральная детская библиотека

“Барысы да этләр турында”

     Календарьда 16 сентябрь – Этләргә карата кайгыртучанлык көне буларак билгеле.

   Һәр баланың эт асрап карыйсы килә. Йомшак, кайгыртучан дустың булса, рәхәт шул. Ул сине саклый да, яклый да. Әмма иң элек этләргә карата бик нык җаваплы булуны, вакытында ашатырга-эчертергә, чиста-пөхтә тотарга, һавада йөртергә кирәклекне уйларга кирәк. Менә шушы теманы күтәреп, сабыйларга кешеләрнең якын дусты, ярдәмчесе булган этләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклекне төшендереп, 19 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Барысы да этләр турында” дип аталган  танып-белү чарасы үтте.

   Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүчеләр этләрнең токымнары, тормышта кешеләргә нинди өлкәләрдә ярдәм итүләре турында белделәр, аларга багышланган китаплар белән таныштылар.

Кунаклар бик теләп, “Эт портреты”, “Шар чөябез”, “Сөякле уен”, “Иснәп-иснәп таныйбыз”, “Дустыма йомшак ковер” уеннарын уйнадылар.