Центральная детская библиотека

“Урман шавы – яшәү җыры”

15-17 сентябрьдә безнең илдә иң масштаблы экологик бәйрәмнәрнең берсе – Россия урман көннәре билгеләп үтелә. Бу вакытта илебездә күмәк рәвештә урман утыртулар һәм табигатьне саклау акцияләре башкарыла.

Урманнарның кеше тормышында гаҗәеп мөһим урын тотканны барыбыз белә. Ризыгын да,  утынын да, йорт өчен материалын да, шифа-сихәтен дә бирә урман адәм баласына. Ә урманның күңелләргә ял бирүен, хозурлану, соклану, илһамлану кебек хис-сыйфатларны уятуын сөйләп бетереп булмас.

Шунысы хак, урманның матурлыгын һәм бөеклеген күрергә өйрәнгән бер кешенең  дә  бу могъҗизага зыян китерергә һичкайчан  кулы күтәрелмәс.

Балтач Үзәк балалар китапханәсе Россия урманнары көне уңаеннан  “Урман шавы – яшәү җыры” дип аталган видеоролик тәкъдим итте.