Центральная детская библиотека

“Путешествие в Мультляндию”

Мультфильмнар карау – балаларның иң яраткан шөгыльләреннән берсе.  Аларның ниндиләре генә юк: рәсем итеп ясалганнары, пластилин, курчаклар, компьютер  графикасы ярдәмендә төшерелгәннәре дә, тагын әллә ниндиләре...

    20 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Путешествие в Мультляндию” дип аталган мультфейерверк үткәрелде. Балтач гимназиясенең 2-А сыйныфы укучылары мультфильмнар турында бик күп мәгълүматлар белделәр. Алар хәзерге заманда төшерелгән анимацион фильмнар белән бергә, 1937 елда төшерелгән аклы-каралы “Красная шапочка” мультфильмын да карадылар.