Центральная детская библиотека

“Беләктә – көч, күңелдә – дәрт”

29 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кул көрәше-армрестлинг буенча бик зур уңышларга ирешкән спортчыбыз, Россиянең Халыкара класслы спорт остасы Әлфия Рәшит кызы Зыятдинова белән “Беләктә – көч, күңелдә  – дәрт” дип аталган  очрашу кичәсе үткәрелде. Данлыклы якташыбыз чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 8-А сыйныфы укучыларын үзе белән якыннанрак таныштырды, спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары, бүләкләре турында сөйләде, армрестлингның алымнары турында аңлатты. Очрашуның икенче өлешендә Әлфия Рәшит кызы укучылар белән бергәләп спорт темасына башваткыч чиштеләр.