Центральная детская библиотека

“Сезнең гомер – безнең горурлык!”

29 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган чараларны дәвам итеп, “Сезнең гомер – безнең горурлык!”  дип аталган театраль тамаша үтте. Бәйрәм чарасына Балтач урта мәктәбенең 2-А сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.

Балалар өлкәннәргә шигырь, җырлар, үзләре ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Чараның икенче өлешендә катнашучылар өч дус – өч клоун белән бергәләп, кызыклы уеннарда катнаштылар.