Центральная детская библиотека

«Пират маҗаралары»

 

Пиратлар - иң яраткан балалар геройларының берсе. 17 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре пират костюмнарын киеп, «Пират маҗаралары» дип аталган уенлы программа белән Балтач бистәсенең 5 нче  номер балалар бакчасына кунакка килделәр. Билли исемле пират белән бергә балалар мавыктыргыч сәяхәткә “чумдылар”. Уен программасының максаты - бик күптән яшерелгән хәзинәне табу.

Уен дәвамында балалар утраулар буйлап сәяхәт иттеләр. Алар «Төеннәр», «Бер аяклы пират», «Пираньялардан качу», «Катып кал!», «Пират биюе»  биремнәрен бик теләп үтәделәр. Ахырда балалар сандыкта яшерелгән призларга шатландылар.

Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм искиткеч кәеф алдылар.