Центральная детская библиотека

«Без - оста төзүчеләр»

13 август көнне Россиядә - Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Төзүчеләр көне әлеге эшчәнлеккә мөнәсәбәтләре булган кешеләр өчен дә, тулаем ил өчен дә мөһим бәйрәм. Төзүчеләр үзләренең авыр эшләрендә яңа биналар торгызып кына калмыйча, яңа технологияләр кулланып, шәһәрләрнең, авылларның тышкы кыяфәтен тудыралар.

Шул уңайдан 11 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен өчен «Без - оста төзүчеләр» дип исемләнгән һөнәри иртә үткәрелде. Презентация ярдәмендә китапханәчеләр балаларга төзүчеләр турында сөйләделәр. Аларны төзүчеләр куллана торган кораллар белән таныштырдылар, кранчы, балта остасы, электрик, пыялачы һәм башка һөнәрләр турында мәгълүматлар бирделәр. Балалар бик кызыксынып “Кемнең өе биегрәк?”, “ Малярлар”,“Күңелле кирпечләр”, “Каска” уеннарын уйнадылар, “Булачак өем” дип аталган рәсем ясадылар.