Центральная детская библиотека

“Радуга творчества”

Милли бизәкләр... Сөлге-тастымалларда,  кулъяулыкларда, мендәр тышларында, пәрдә-кашагаларда, киемнәрдә... Гаҗәеп матур, салават күпере төсләре кебек күз камаштырырлык, соклангыч алар. Карыйсың да, матур гына түгел, аларга тирән мәгънә салынганын аңлыйсың, халкыбызның гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәсен, акылын, фикерен сеңдергәнен тоясың.

Һәр милләтнең үз бизәге, ул бизәкләрнең үз теле...

17 июль – Бердәм фольклор көне уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Набережная” ял паркында балалар һәм яшүсмерләргә “Радуга творчества” дигән исем астында фольклор мәйданчыгы оештырдылар. Катнашучылар барлык милләтләр дус-тату яшәгән Татарстан Республикасы турында яңа “Татарстан. Без бергә / “Татарстан. Мы вместе”  китабы белән таныштылар. Табигать кочагында тагын да илһамланып, балалар, үзләре теләгән төсләр, милли бизәкләр белән кулъяулык макетын бизәделәр.