Центральная детская библиотека

“И каждой профессии слава и честь”

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Һәр һөнәр  – кирәкле, һәр һөнәр – мактаулы. Эшне теләп, күңел биреп башкарырга гына кирәк һәм ул теләгән матур нәтиҗәләр белән сөендерәчәк.    

14 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “И каждой профессии слава и честь” дип аталган  һөнәрләр ярминкәсе үтте. Чарага Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Ике отрядка бүленеп килгән укучылар  пешекче, тегүче, шагыйрь  (язучы), күз табибы, режиссёр, китапханәче кебек һөнәрләр белән таныштылар. Балалар үзләре дә төймә тагып, канапе тезеп, шигырь һәм хикәяләр язып, китап “дәвалап”, “Теремкәй” әкияте буенча бармак курчаклары ярдәмендә спектакль уйнап карадылар. Алар күз күрүен яхшырту өчен, “МоркоВит” витаминын да кабул иттеләр. Шул рәвешле, ярминкәдәге һәр һөнәр иясенең эшен эшләп карау балаларның күңеленә хуш килде.