“Китап татулыкка дәшә” (“Книга строит мосты”)
26 май көнне, «Библиотөн-2023” акциясе кысаларында, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап татулыкка дәшә” (“Книга строит мосты”) дип аталган әкияти сәфәр үтте. Чарага Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 1, 2, 4 сыйныф укучылары килде. Иң элек ерактан килгән кунаклар өчен Үзәк китапханә белән танышу уздырылды. Укучылар һәр бүлек, аларның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.
Әкияти сәфәр барышында кунаклар республикабызда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләре, ризыклары, милли киемнәренә кагылышлы биремнәрне үтәделәр. Татар, рус халык әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Белемнәрне сынаган биремнәр музыкаль-хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды.