Центральная детская библиотека

“Илләр һәм континентлар буйлап”

     Һәркемнең дә илләр гизеп, дөнья күрәсе киләдер. Хыялларын тормышка ашыра алмаганнарга ярый әле китаплар, телевидение тапшырулары, кинолар ярдәмгә килә.

     Ә менә 19 май көнне “Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Илләр һәм континентлар буйлап” дип аталган библиосәяхәт оештырылды. Балтач урта мәктәбенең 8-Г сыйныфы укучылары һава шарында “сәфәр” барышында бик күп илләр, шәһәрләрне “күрделәр”. Гид ролендә китапханәчеләр аларга төрле илләргә кагылышлы кызыклы биремнәр, уеннар тәкъдим иттеләр. География темасына төзелгән башваткычны чишкәндә укучылар үзләренең төпле белемнәрен күрсәттеләр.