Центральная детская библиотека

“Пчелы – наши друзья”

Алар – бик уңган, тырыш бөҗәкләр. Алар – кешелек өчен дә, үзләре мөһим звено булып торган экосистема өчен дә бик кирәк. Аларның бәйрәме умартачы Антон Янше исеме белән бәйле. Әлбәттә, сүзебез – бал кортлары турында. Шушы тынгысыз бөҗәкләр бәйрәме – Бөтендөнья бал кортлары көнен каршылап, 16 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Пчелы – наши друзья” дип аталган танып-белү сәгате үтте. Балтач гимназиясенең 1-А сыйныфы укучылары чара барышында бал кортлары турында бик күп мәгълүмат алдылар, бал кортлары дискәтүгендә биеделәр, бик шатланып ”Пчелка Майя” мультфильмын да карадылар.