Центральная детская библиотека

«Их подвиг будет жить в веках»

2023 ел – Россиядә Педагог һәм остаз елы. Быел Бөек Җиңүнең 78 еллыгын да билгеләп үтәбез.

Бөек Ватан сугышы турында бик күп язылган һәм языла. Авыр сугыш елларында балаларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәр турында да әдәби әсәрләр бик күп. Шундыйларның берсе – Альберт Лихановның “Крутые горы” повесте.

Балтач Үзәк балалар китапханәсенең китап укучысы Нәбиева Алия “Урок войны” әдәби марафоны кысаларында язылучылар игътибарына әсәрдән өзек укыды.