Центральная детская библиотека

“Китап. Китапханә. Китапханәче”

Китап һәрбер кешенең диярлек тормышына сабый чагыннан ук килеп керә һәм гомер буе озата бара. Кеше, китап укып, белем туплый, киңәш ала.

Китап диюгә, безнең күз алдыбызга рәт-рәт китаплар тезелгән китапханә килеп баса.

Бу тылсымлы да, матур да булган китап илендә китапханәчеләр эшли. Китапханәчеләр – китап укучыларга мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар.

13 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Балтач гимназиясенә барып, “Китап. Китапханә. Китапханәче” темасына мәгълүмат сәгате үткәрде.  Презентация ярдәмендә Татарстан Республикасының данлыклы китапханәләре, китапханәче һөнәре турында сөйләнелде.