Центральная детская библиотека

“Китаплы яз”

25 марттан 2 апрельгә кадәр Россиядә Балалар китабы атналыгы үтә. Әлеге атна кысаларында 29 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Китаплы яз” дип аталган бәйрәм иртәсе үтте.Чарада Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче “Әс-сәләм” тәрбия үзәгенә йөрүче сабыйлар катнашты. Алар бүре малае Бүрехан һәм куян кызы Йомшаккай катнашында театраль тамаша карадылар. Китапханәче ертылган китапларны ябыштырырга өйрәтте. Балалар “Табиб” китаплар” уены барышында  сәламәтлекне сакларга чакырган китапларны танып белделәр, “Нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы?”  уенында “супермаркетта йөреп”, файдалы һәм зарарлы ризыкларны кәрҗиннәргә бүлеп тутырдылар. В.Сутеев әсәре буенча төшерелгән “Мешок яблок” мультфильмы да балалар күңеленә хуш килде.