Центральная детская библиотека

“Балалар дөньясы – тылсымлы дөнья”

25 марттан 2 апрельгә кадәр Россиядә Балалар китабы атналыгы үткәрелә. Шушы күркәм вакыйганы каршылап, 21 март көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 5нче номерлы балалар бакчасына барып, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен “Балалар дөньясы – тылсымлы дөнья” (“Детская книга – волшебный мир”) дип аталган уенлы иртә үткәрделәр.

   Умник исемле гном сабыйларга китапның барлыкка килүе турында сөйләде. Рус, чит ил әкиятләре буенча бирелгән күңелле сорауларга балалар җавап таптылар, биремнәрне чиштеләр. “Шалкан” әкиятен үзләре дә сөйләп күрсәттеләр. Умник балаларның белемнәрен генә сынап калмады, аларны флешмоб ясап биетте дә.