Центральная детская библиотека

«Милли бизәкләр буйлап»

17 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан  үткәрелүче чараларның чираттагысы  үтте. Балтач урта мәктәбенең 8-а классы өчен үткәрелгән «Милли бизәкләр буйлап» дип аталган иҗади очрашу Пушкин картасы программасы нигезендә  оештырылды.

     Чара төрле милләт  традицияләрен яктырткан сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Балтач районында яшәүче  милләтләрдән рус, мари, удмурт вәкилләре үз телләрендә сәлам бирделәр, бию, шигырьләр бүләк иттеләр. Ираида Гурьян кызы Васинкина мари милләтенең гореф-гадәтләре, киемнәре турында презентация ярдәмендә бик күп мәгълүмат бирде. Оста куллы Ираида ханым укучыларны мари халкының  милли бизәкләре белән якыннан таныштырды. Иҗади очрашу мари халкының милли уеннары белән дә баетылды.