“Живи, природа!”
16 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә табигатьне якларга, сакларга чакырган “Живи, природа!” дип исемләнгән әңгәмәле китап күргәзмәсе оештырылды. “Сез табигатьне ничек саклыйсыз?”, “Табигатьтә нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә эшләргә ярамый?” кебек сораулар биреп, китапханәче укучыларның фикерләрен тыңлады, аларга экологияне саклауны яктырткан китаплар тәкъдим итте.