Центральная детская библиотека

«Китапның барлыкка килү тарихы»

10 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Китапның барлыкка килү тарихы»дип аталган китапханә дәресе үтте. Балтач гимназиясенең 3-А сыйныфы укучылары китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, татар, рус һәм чит ил әкиятләре мотивлары буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар мульфильм карадылар.