“Яңа ел алды маҗаралары” (“Чудеса под Новый год”)
Балаларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан, иң серле, тылсымлы бәйрәме – Яңа ел якынлаша. Хыялланыр чаклар! Берсеннән-берсе изге, матур теләкләр теләр чаклар!
Өч гном – Мырмырбай, Йокыбай, Шаянбай һәм Белоснежка өчен дә Яңа ел – зарыгып көтеп алган бәйрәм.
22 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1-а сыйныфы укучылары өчен “Яңа ел алды маҗаралары” (“Чудеса под Новый год”) дип аталган бәйрәм тамашасы үтте. Белоснежка дуслары – гномнар белән бергә балаларга уеннар бүләк иттеләр. Балалар үзләре дә Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.