“Киләчәк - балачак”
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Балтач Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчык балаларның шат авазына күмелде. Балалар, шау-гөр килеп, “Киләчәк - балачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар. Биредә алар өчен “Шарики-смайлики” АRT-киңлеге, “Радуга цвета” изостудиясе, “Бусинки-красотуленки” шарм-салоны, “Тылсымлы йомгак” әкият терапиясе, “Күңелле кашыклар” остаханәсе, “Чәчәкле конфетлар” мастер-классы эшләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, флешмобта да катнаштылар. Балачак бәйрәмендә уку елы дәвамында иң күп китап укыган китап укучылар да билгеле булды. Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучысы Шаһимәрданов Райнур һәм 7 б сыйныф укучысы Гыймадиева Диләрә иң күп китап укучы исемен алып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Илһамланып, дәртләнеп, шатланып төрле уеннарда катнашкан һәр баланы китапханәчеләр татлы бүләкләр белән сыйлап тордылар.