Центральная детская библиотека

“Һәрбер йортның үз курчагы”

Без барыбыз да балачак иленнән. Ничә яшьтә булсак та, нинди телдә сөйләшүебезгә карамастан, һәрберебез балачакта охшаш уенчыклар белән уйнап үстек. Һәр заманның үз уенчыгы дисәләр дә, безнең әби-бабаларыбыз ясаган табигый материаллардан булган уенчыклар үзләренә күз нурларын түгеп, күңел һәм кул җылысын биреп эшләнгәннәр. Алар – табигатьнең үзе.

27 май көнне “Библиотөн – 2022” акциясе кысаларында Балтач Үзәк китапханәсендә “Һәрбер йортның үз курчагы” дип исемләнгән курчаклы утырма үткәрелде. Килгән кунакларга чүпрәктән, агачтан, саламнан, мунчаладан һәм башка күп төрле табигый чималдан эшләнгән курчаклар турында сөйләнде. Оста куллар тудырган табигый уенчыклар, курчаклар күргәзмәләре  беркемне дә битараф калдырмады.