Центральная детская библиотека

“Шинель киеп узган яшь чаклар...”

24 май көнне "У войны не женское лицо" Республика социаль проекты кысаларында Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Шинель киеп узган яшь чаклар...” дип аталган видеоролик тәкъдим итте. Бөек Ватан сугышы башланганда Салавыч  авылы кызы Мөнәвәрә Һади кызы Гарифуллина 9 сыйныфта укый торган була. Курку белмәс якташыбыз үзе теләп фронтка китә. Алар полкы Мәскәү яныннан Белоруссиягә кадәр сугышып уза. “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр иясе булган батыр якташыбыз Мөнәвәрә Гарифуллина – килер буыннарга якты, тыныч тормыш бүләк иткән миллионлаган каһарманнарның берсе ул!